18 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Район башлыгы Михаил Афанасьев җиденче чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты.
Район башлыгы Михаил Афанасьев җиденче чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты. Ул Усады авылындагы сайлау участогына килде, сайлаучылар белән аралашты һәм Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга карата үзенең фикерен белдерде. Лаеш районы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Лаешлылар тавыш бирергә ретро автомобильләрдә киләләр
Лаеш техникумында урнашкан 1783нче сайлау участогында бәйрәм кәефе хөкем сөрә, күңелле музыка уйный, тавыш бирергә килгән кешеләр шатланып бер-берсен бәйрәм белән котлыйлар. Әйе, бу чын бәйрәм, чөнки аларның һәркайсы үз киләчәген сайлый бит. Лаешлылар тавыш бирергә хәтта ретро автомобильләрдә дә киләләр, шуның белән бу көннең гадәти көн булмыйча, зур һәм...
-
Фәрит Мөхәммәтшин тормыш иптәше белән бергә тавыш бирүдә катнашты
Дәүләт Советы спикеры сүзләре буенча, федераль дәрәҗәдә Татарстан мәнфәгатьләрен тәкъдим итү сайлаучыларның активлыгына бәйле 18 сентябрь иртәсендәТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин VII чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты. Республика парламенты башлыгы хатыны Луиза Әкрам кызы Мөхәммәтшина белән бергә Казанның Вахитов районында 116нчы лицей базасында оештырылган 43нче сайлау участогына...
-
Имәнкискәлеләр аеруча актив тавыш бирә
Сайлаучылар килү буенча Лаеш районы лидерларының берсе дип Имәнкискә авылын атарга мөмкин. Авыл кешеләре яшьләренә һәм һөнәрләренә бәйсез төстә Дәүләт Думасына депутатлыкка иң лаеклы кандидатлар өчен үз тавышларын бирергә теләп чиратка тезелделәр. -Кешеләр тавыш бирүдә бик теләп катнаша. Быел сайлауга килү дәрәҗәсе рекордлы: көн уртасына инде теркәлгән сайлаучыларның 70 %ы...
-
Минтимер Шәймиев: “Партияләр җаваплырак булырга тиеш“
ТР Дәүләт Киңәшчесе татарстанлыларның тавышын ишетерләр дип ышана Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тормыш иптәше Сәкинә Шакировна белән җиденче чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирде. Алар КНИТУ-КХТИ бинасындагы 55нче сайлау участогына килделәр. Бу көнне тавыш биргән барлык казанлылар кебек, Минтимер Шәймиев та "Мин тавыш бирдем!" беләзеге алды....
-
РФ Дәүләт Думасына сайлауларны Александровка авылында грипптан вакцина ясау белән берләштерделәр.
Лаеш районының кечкенә авылларында яшәүчеләр дә сайлау участокларына актив төстә килделәр. Александровка авылы клубына сайлауларга участок ачылу вакытына Бутыри, Александровка, Югары һәм Түбән Кармачи авылларының ярты халкы диярлек килгән иде. Авыл кешеләре иртә тора, ә монда тавыш бирү белән бергә гриппка каршы прививка ясату мөмкинлеге булу турында ишеткәннәр. -Теләүчеләр күп...
-
Лаешта кешеләрнең сайлауларга килү дәрәҗәсе югары
Шәһәрнең үзәк китапханәсендә урнашкан 1782нче сайлау участогы ачылыр алдыннан ук сайлаучылар җыелды. Лаешлылар тавыш бирергә ашыктылар һәм иртәрәк килделәр. Участок ачылуның тантаналы мизгеле җитте. Сайлау комиссиясе әгъзасы Елена Галимова күзәтүчеләр катнашында үтә күренмәле тавыш бирү урналарын ачты. Комиссия рәисе Венера Дәүлиева лаешлыларны сайлау процессы башлану белән котлады һәм комиссия әгъзаларына...